Россиядә цифрлаштыру – үзгәрешләр чоры (18+)

22 март көнне 5 нче санлы китапханәдә пенсия яшендәге укучылар өчен «Россиядә цифрлаштыру – үзгәрешләр чоры» дигән мәгълүмат һәм тәҗрибә сәгате узды. 

цифр
IMG_0710
IMG_0705
IMG_0706

Китапханә хезмәткәрләре чарага килүчеләрне «цифрлаштыру», «цифрлы киңлек» төшенчәләре белән таныштырды, шулай ук безнең тормышны җиңеләйткән һәм кайчандыр фантастика булып тоелган заманча технологияләр турында сөйләделәр. «Республика Татарстан» газетасының «Зур үзгәрешләр елы» мәкаләсенә күзәтү ясау аша өлкән буын вәкилләре «5G» һәм Татарстанда әлеге системаның таралуы һәм үсеше нинди мөмкинлекләр тудыруы турында белде. Укучылар мәгълүмат сәгатенең гамәли өлешенә аеруча зур кызыксыну белдерде, алар челтәрле телефоннар, компьютерлар функцияләрен куллану буенча һәм заманча аңлаешсыз төшенчәләр белән бәйле сораулар яудырды. Күпчелек өлешен ТР Дәүләт хезмәтләре һәм РФ Дәүләт хезмәтләре порталларына кагылышлы сораулар алып торды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: